14 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Дары заводындагы янгыннан соң хастаханәгә эләгүчеләрнең берсе авыр хәлдә
«Татар-информ»га билгеле булганча, Казан дары заводында янгында зыян күргән хатын-кызның хәле авыр.
-
Яңалыклар
Казанның дары заводындагы янгыннан соң ике кеше хастаханәгә озатылды
Казандагы дары заводында янгыннан соң хастаханәгә ике кеше салынган, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.
-
Яңалыклар
Казанлыларга дары заводында ни өчен көчле тавыш яңгыравын аңлаттылар
Казанлыларга дары заводы янындагы йортларда яшәүчеләр ни өчен көчле тавыш ишетүләрен һәм дулкынны сизүләрен аңлаттылар.
-
Яңалыклар
Казанның дары заводында янгын нәтиҗәсендә корылма өлешчә җимерелде
Казанда дары заводында янгын нәтиҗәсендә корылманың өлешчә җимерелүе билгеле булды.
-
Яңалыклар
15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне
15 апрельдә, Габдулла Тукайны искә алу көнендә, сәгать 11.00 дә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында бөек татар шагыйре каберенә чәчәкләр салу чарасы булачак. Бу хакта Язучылар берлеге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Журналист Андрей Медведев белән очрашуга онлайн тоташып булачак
15 апрельдә 15.00 сәгатьтә Казандагы «Белем» җәмгыятенең төбәк студиясендә ВГТРК генераль директоры урынбасары, РФ атказанган журналисты, «Хыянәт» документаль фильмы авторы Андрей Медведев белән ата-аналар җәмгыяте һәм яшьләрнең очрашуы узачак. Ул яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау темасына багышланачак.
-
Яңалыклар
Белгеч шашлык турындагы уйдырмаларны кире какты
Шашлык өчен итне ничек сайларга һәм кыздырылган итне күпме ашарга мөмкин? «Российская газета», диетолог Виктория Гаврилова мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
-
Яңалыклар
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» конкурсында җиңүчеләрне акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика Министрлар Кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Яңалыклар
«Динамо» җәмгыяте «Динамо-Ак Барс» командасын Россия чемпионатында җиңү белән котлады
«Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте «Динамо-Ак Барс» командасы җитәкчелеген, уенчыларын һәм тренерлар штабын 2025-2026 елгы сезонда хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.
-
Яңалыклар
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» спектаклен тәкъдим итте
Кичә Балтач авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 140 яшь тулу уңаеннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» вокаль-хореографик спектакле премьерасы булды.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер хатын-кыз СВОда әтисе һәлак булу сәбәпле улына бирелгән акчаны урлаган
Баулыда бер ана махсус хәрби операциядә катнашкан элекке иренең – баласының әтисе һәлак булуы сәбәпле улына тиешле түләүгә кул сузган.
-
МӨҺИМ
БДИ – 2026: быелгы сынаулар ничек узачак?
Быел бердәм дәүләт имтиханнары майда түгел, ә июньдә башлана. Башка үзгәрешләр көтелми. Ә менә имтихан эшләрен тикшерүчеләр өчен сөенечле яңалык бар: аларның акчасы арта. Сынау барышын күзәтүгә әти-әниләрне күбрәк җәлеп итмәкчеләр. 9 һәм 11 нче сыйныф имтиханнарын уздыру нечкәлекләре турында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде.
-
Яңалыклар
Минзәлия Закирова: «Татар теле сынавын сайлаучыларның артуы сөендерә»
Туган тел сынауларына карата игътибар арта бара. 9 нчы сыйныф укучылары арасында туган тел сынавын 5899 кеше сайлаган. Узган елдан 180гә күбрәк дигән сүз бу. Шуларның 5783 е – татар, 70е – чуаш, 24е –удмурт, 22 се мари телләрен сайлаган.
-
Яңалыклар
Укучылар кайсы фәннәрдән имтиханны күбрәк сайлаган?
Быел математика (профиль), химия, физикадан имтихан тапшырырга җыенучылар саны арткан.
-
Яңалыклар
Казан көрәш буенча 55нче Россия чемпионатын кабул итәчәк
16-19 апрель көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча 55нче Россия чемпионаты узачак. Юбилей турниры илнең иң көчле батырларын бергә җыячак. Ярышларда катнашу өчен Россиянең 43 төбәгеннән 200дән артык спортчы гариза биргән. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.